news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яшеренү урыннары һәм хәбәр итү системаларын тиз арада әзерләргә кушты

Халыкка хәбәр җиткерү системалары һәм яшеренү урыннары тулы әзерлеккә китерелергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында шундый йөкләмә бирде.

Ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин докладын тыңлаганнан соң, Миңнеханов бүгенге чынбарлыкта Татарстан халкының иминлеген үз вакытында тәэмин итүгә әзер булырга кирәк дип белдерде. Аерым алганда, республика территориясендә халыкка хәбәр җиткерү системасы төзек булырга тиеш.

«Хәбәр итү системасы безгә дежур характерга ия кебек тоела. Бүгенге шартлар исә аның бик тә мөһим икәнлеген искәртә. Барысы да әзер булырга тиеш һәм әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк», - диде Миңнеханов.

Рафис Хәбибуллин хәбәр итү системасы объектларын яңарту планнары турында элегрәк сөйләгән иде. Ул ике этапта узарга һәм 2030 елда төгәлләнергә тиеш.

«Күргәнебезчә, кайбер төбәкләр бу проблемалар белән очраша инде. Саклану корылмалары, хәбәр итү системалары тәртиптә булырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Президенты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100