Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә өч пассажир судносы төзелешенә старт бирде
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводында бүген өч пассажир судносы төзелешенә старт бирелде. Алар - «Метеор 2020» ике тизйөрешле пассажир судносы һәм Россиядә беренче водород ягулыгы элементларында эшләүче экскурсия судносы.
«Татарстан су ресурсларына бай. Аның гомуми мәйданы республиканың барлык территориясенең 6,5 процентын тәшкил итә. Төп елгалар - Идел, Чулман һәм Нократ федераль дәрәҗәдәге су объектлары статусына ия. Елгалар Татарстанның логистик, туристлык һәм рекреацион потенциалын формалаштыра, һәм безнең бурыч - аны елга флотын киңәйтү исәбенә тулы күләмдә гамәлгә ашыру», - диде тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Судно төзүчеләр инициативасы белән ике яңа метеор Советлар Союзы Геройлары - Яшел Үзән заводының беренче «Метеор» судносы капитаны Михаил Девятаев һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә аталачак, – диде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, су асты канатлы «Метеор 2020»ләр техник характеристика планында да, уңайлылык ягыннан да хәзерге тизйөрешле пассажир суднолары белән чагыштырганда өстенлекләргә ия.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
«Водород ягулыгындагы яңа суднога аерым игътибар бирергә телим. Әлеге проект ягулыкның альтернатив төрләрендә суднолар рәтен киңәйтергә, экологияне яхшыртырга һәм эксплуатацияләгәндә экономияләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз характеристикалары ярдәмендә мондый суднолар туристлык экосистемасының алыштыргысыз элементлары булырга тиеш, дип өстәде ул.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Татарстан Рәисе шулай ук Горький исемендәге заводның гражданнар суднолары белән параллель рәвештә дәүләт оборона заказын үтәвен дәвам итүен ассызыклады. «Бүген Яшел Үзән кораблары Россия Президенты Владимир Путинның илебез чикләрен саклау бурычын гамәлгә ашыра», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз