news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында «Ягодная долина» фермер хуҗалыгында булды

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында «Ягодная долина» фермер хуҗалыгында булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында «Ягодная долина» фермер хуҗалыгында булды, анда биш төрле җиләк – кара һәм кызыл карлыган, кура һәм җир җиләге, Альп каен җиләге үстерелә. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Хуҗалык 2012 елдан бирле эшли. Ул җиләк-җимешне саклау өчен 800 тонна сыйдырышлы мультитемпературалы комплекс белән җиһазландырылган һәм продукция сату өчен махсус кибете бар. Төп сату базарлары - Казан шәһәре һәм Яшел Үзән районы.

Узган ел хуҗалык территориясендә биш йорттан торган һәм 30 кешегә исәпләнгән глэмпинг ачылган.

Сәфәр кысаларында Миңнеханов район активы белән очрашты. Район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, уңыш гектарыннан уртача 34 центнер тәшкил итә, ә мөгезле эре терлекләр саны 12 мең башка җитә.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров республикада барлык мәйданның 40 процентында игеннәр җыеп алынуын әйтте һәм җирле халыкның гамәлдәге программаларда актив катнашырга тиешлеген искәртте. Ул шулай ук Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү программалары гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов ышандырганча, инфраструктура – су һәм юллар - белән бәйле мәсьәләләр системалы рәвештә хәл ителәчәк, ә республикада гамәлдә булган барлык ярдәм программалары да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot