Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында «Волна - Дулкын» бассейнын ачты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына эш сәфәре вакытында шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә «Волна - Дулкын» бассейнын ачты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бинада вестибюль төркеме, балалар һәм олылар өчен ике бассейн, чишенү бүлмәсе, каравылчы бүлмәсе, шулай ук бирегә килүчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен санузел урнашкан. Спорт учреждениесе тәүлегенә 576 кешене кабул итә ала.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев яңа спорт объекты ачылуны шатлыклы вакыйга дип атады. «Без Васильевода кыска гына вакыт эчендә кешеләр өчен бик тә кирәкле бассейн барлыкка килер дип хыяллана да алмый идек. Элек йөзү белән шөгыльләнү өчен Казанга яки Яшел Үзәнгә барырга кирәк иде, хәзер өй янында ук шундый хезмәттән файдаланырга мөмкин», - дип искәртте муниципаль берәмлек җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда хакимиятнең бистә үсешенә зур игътибар бирүен әйтте һәм яңа бассейнның спорт белән шөгыльләнә башлау өчен яхшы мөмкинлек булуын искәртте.
«Бассейн төзү мөмкинлеге барлыкка килгәч, мин Васильевоны тәкъдим иттем – чөнки биредә бассейн кирәк иде. Бассейнда шөгыльләнү өчен спортчы булырга димәгән – йөзү бик тә файдалы», - диде республика Президенты.
Ул шулай ук спорт учреждениесе директорына спорт кирәк-яраклары һәм җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов шушы райондагы тагын бер объект - «Драйв Парк» спорт-туристлык үзәге белән танышты. Ул биредә трассаны карады һәм күрсәтмә чыгышларга (мотоцикл, багги, квадроцикллар) бәя бирде.
Татарстан Президентына шулай ук Васильево территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар тәкъдим ителде. Район җитәкчелеге вәкилләре бистәнең иҗтимагый инфраструктурасын комплекслы үстерү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Алар арасында икенче дәрәҗәдәге автомобиль юлларында урам-юл челтәрен һәм социаль объектларны ремонтлау кебек 2023 елга билгеләнгән бурычлар да бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз