news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ясалма фәһем ярдәмендә әтисенең абыйсын – сугыш ветеранын «кочты»

Рөстәм Миңнеханов ясалма фәһем ярдәмендә әтисенең абыйсын – сугыш ветеранын «кочты»
Фото: Лилия Галимова телеграм-каналыннан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә ясалма фәһем ярдәмендә төшерелгән видео белән уртаклашты. Роликта ул әтисенең абыйсын – Бөек Ватан сугышында катнашкан Галимҗан абыйны «кочаклый».

«Илебезнең төп бәйрәме - Җиңү көне якынлаша. Шунысы кызганыч, ветераннарның саны елдан-ел кими бара. Ә безнең һәркайсыбызның, үз Героен кысып кочаклап, аңа рәхмәт әйтәсе килә», - дип язган республика лидеры. Ул билгеләп үткәнчә, заманча технологияләр, хәтта герой янәшәбездә булмаса да, моны виртуаль рәвештә эшләргә мөмкинлек бирә.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot