Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов яшь профессионалларга: Максат – эш бирүче сезне үзе эзләп тапсын

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Абилимпикс» һәм «Профессионаллар» чемпионатларында җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган Татарстан вәкилләре белән очрашты. Республика инде дүртенче ел рәттән әлеге турнирларда лидерлык позицияләрен саклый һәм анда катнашучылар ярышлардан ел саен күпсанлы медаль алып кайта. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә үсү һәм ихтыяҗ зур булган профессионалларга әверелүдә тиешле шартлар тудыру эшен дәвам итәргә кирәк. Быел шулай ук һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте башланды. Ул WorldSkills чемпионаты тәҗрибәсен исәпкә ала, анда нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне барыбыз да хәтерлибез», - дип искәртте Миңнеханов.
Яңа хәрәкәт кысаларында Татарстан җыелма командасы 148 медаль яулады, шуның 42се – алтын. Әлеге нәтиҗәгә системалы эш, катнашучыларның һәм остазларның анда тулысынча җәлеп ителүе, күпсанлы күнекмәләр һәм уку йортлары җитәкчеләренең ярдәме китерде, дип саный Татарстан Рәисе.
«Һөнәри осталык чемпионатларында җиңүегез – булачак эш бирүчеләр алдында өстәмә файда. Югары нәтиҗә – бәхәссез өстенлек ул. Сез эш бирүчене эзләргә тиеш түгел, ә ул сезне эзләп тапсын. Безгә шуңа омтылырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Чемпионатларның җиңүчеләре һәм призерлары ТР Рәисенә адресланган җавап сүзе белән чыгыш ясады. Әйтик, «Абилимпикс» чемпионатында «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә көмеш медаль яулаган Михаил Цыбин күрсәткән ярдәме өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, шулай ук һөнәргә мөнәсәбәте хакында сөйләде.
Шуннан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» системаларына зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз