news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы буенча халык белән эшне көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнары белән киңәшмә үткәрде. Аңа янгыннарга бәйле вазгыять турында сөйләделәр. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, кичә Тукай районында бер йортта янгында җиде кеше һәлак булды, шуларның дүртесе – балалар.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы буенча эшне көчәйтергә, аерым алганда, һәр йортка кереп профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм кешеләргә иминлек чараларын үтәү кирәклеген аңлатырга кушты. Шул ук вакытта, күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирүнең әһәмиятен искәртте.

Татарстан Рәисе шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын һәм волонтерларны кисәтү чараларына җәлеп итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot