Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Яңартылган ишегаллары яше-картының яраткан урынына әйләнде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында «Безнең ишегалды» программасы әһәмияте турында сөйләде.
«Биш ел эчендә бөтен республика буенча «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 1,5 млн кеше яши торган 5174 күп фатирлы йорт ишегалды төзекләндерелде. Бу эшләрне башкару 54 млрд сумга төште. Ял итү, аралашу, балалар тәрбияләү өчен заманча һәм куркынычсыз мәйданчыклар булдырылды. Яңартылган ишегаллары яше-картының яраткан урынына әйләнде», – диде Татарстан Рәисе.
Ул территорияләрне төзекләндерүгә куелган таләпләрне билгеләп узды. «Төзегән объектларыбыз матур гына түгел, ә иң мөһиме, кешеләр өчен уңайлы да булырга тиеш. Карарлар кабул иткәндә, гражданнарны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Бу исә, төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләрнең ихтыяҗларына туры килә торган, чын мәгънәсендә кирәкле җәмәгать урыннары булдырырга мөмкинлек бирә», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ун ел эчендә иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында барлык 45 муниципалитетта гомуми суммасы 33 млрд сумга 450 парк, сквер, бульвар һәм яр буйлары төзекләндерелгән.
«Шәһәрләрдән читтә урнашкан глэмпинглар, отельләр, ял базалары, кунакханә комплекслары да актив үсеш ала. Биш елда аларның саны 6дан 62гә җитте. Боларның барысы да республика халкына ял итү шартларын яхшыртырга, шулай ук, туристлыкны актив рәвештә үстерергә ярдәм итә. Узган елда гына да Татарстанга 4,3 млнга якын кеше килде», – дип әйтте Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз