Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов яңа яшьләр эшләре министрын билгеләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесен алмаштырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшьләр эшләре министры итеп Азат Рифгать улы Кадыйров билгеләнде. Аның шундый югары вазифада тәҗрибәсе бар, чөнки моңа кадәр ул Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры булып эшләгән.
Элегрәк Ринат Наил улы Садыйков яшьләр эшләре министры иде, хәзерге вакытта ул Луганск Халык Республикасында Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре кураторы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз