Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг»ның Директорлар советын җитәкләде
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ акционерларының еллык җыелышы узды, анда җәмгыятьнең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм яңа чорга идарә органнары формалаштырылды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акционерлар җәмгыятьнең еллык хисабын раслады. Утырышта 2024 ел өчен гади акцияләргә дивидендлар күчермәскә һәм түләмәскә, чиста табышны акционерлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтергә дигән карар кабул ителде.
Аннары Директорлар советы һәм ревизия комиссиясенең составы сайланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны янә Директорлар советы рәисе итеп сайладылар, ә Рафинат Яруллин бертавыштан акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнде.
Моннан тыш, акционерлар Директорлар советының 2025-2026 елларга эш планын раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз