news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яңа срокка сайланган Равил Гайнетдингә Коръән бүләк итте

Рөстәм Миңнеханов яңа срокка сайланган Равил Гайнетдингә Коръән бүләк итте
Фото: Россия мөселманнары Диния нәзарәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп яңа срокка сайланган Равил Гайнетдингә Коръән бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов Корылтайда чыгышын татарча башлады һәм Равил Гайнетдиннең ислам юлында 40 ел эшләвен, 30 ел мөфти булуын әйтте. Татарстан Рәисе Равил Гайнетдиннең озак еллар ислам өммәте өчен эшчәнлеген искәртте. «Тагын да шулай уңышлы эшләрсез дип ышанам. Сезгә уңышлар!» – диде ул һәм Равил Гайнетдин һәм аның командасы эшчәнлеге турында сөйләде.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, Равил Гайнетдиннең ислам дөньясындагы дәрәҗәсе, элемтәләре «Россия - ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлегендә зур ярдәм күрсәтә. Ул Равил Гайнетдингә шулай ук ислам өммәте ныклыгы, илнең бердәмлеге өчен һәм башка күпкырлы эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте.

«Барыгызга да исәнлек-саулык. Ходай Тәгалә безне ташламасын», диде Рөстәм Миңнеханов чыгышы азагында. Мөселман өчен Коръәннән дә зуррак бүләк юк икәнен искәртеп, Равил Гайнетдингә Коръән бүләк итте. Мөфти изге китапны үбеп кабул итте. Бүләкнең ислам дине традицион кыйммәтләрен һәм татар милли-мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерүдәге хезмәтләре өчен икәнлеге әйтелде.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер бүләк тапшырды - ДНР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин, төрле конфессияләр арасында тынычлык урнаштырудагы тырышлыгы өчен, республиканың «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

  • Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узган сигезенче Корылтайда Равил Гайнетдин бертавыштан яңа срокка сайланды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100