news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов яңа дустын – керпене күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа дусты (керпе) барлыкка килгән. Республика җитәкчесе Телеграм-каналында аның фотосын куйган.

«Безнең яңа дус! Керпе!», - дип язган республика Рәисе.

Аннан күренгәнчә, фото урман посадкасында төшерелгән.

Фото: © Республика җитәкчесе Телеграм-каналы

Кыргый табигатьтә керпеләр күбесенчә урман, дала һәм чүлләрдә яши. Бу чәнечкеле җәнлек агач тамырлары астында, куе куаклыкта, ташлар астында оя ясый. Кагыйдә буларак, төнге тормыш рәвеше алып баралар, әмма кайбер төрләре көндез дә активлаша.

Керпеләр бөтен нәрсәне ашый, әмма умырткасызлар, амфибияләр, сөйрәлүчеләрне өстен күрәләр, аларны хәтта елан агуы да куркытмый. Шулай ук үләксә, кош йомыркалары белән дә тукланалар.

Керпеләр ялгыз яшәү рәвеше алып бара һәм, кагыйдә буларак, азык эзләү өчен үз участоклары була. Аларның гомер озынлыгы - 8-10 ел.

Искәртеп үтәбез, Рөстәм Миңнехановның шулай ук Акдус кушаматлы эте дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot