news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Яңа бистәләрне газлаштыру төп мәсьәләләрнең берсе булып кала

Яңа торак бистәләр төзегәндә аларны газлаштыру иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Биектау районы Эстачи авылында яшәүчеләрнең йортларына газ җибәрү тантанасында шулай дип белдерде.

«Бик күп яңа торак бистәләре төзелә. Әлбәттә, аларны газлаштыру - төп мәсьәләләрнең берсе. Искәртеп үтәм, Татарстан – газлаштыру ягыннан алдынгы төбәк. 27 мең хуҗалыкка газ үткәрергә мөмкинлек биргән профильле программа булдырган өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт әйтәсем килә», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Эстачи авылында 4 чакрым озынлыктагы яңа газ бүлү челтәре төзелде. Аның ярдәмендә 161 җир кишәрлеге газ белән тәэмин ителәчәк.

«Бүген - зур бәйрәм. Татарстанда тагын бер торак пункт газлаштырыла. Профильле программа барлыкка килгән беренче көннән үк республика аңа актив рәвештә кушылды. Газлаштыру - ул өзлексез процесс, аны һич кенә дә туктатырга ярамый. Бүгенге көндә безнең төбәктә газлаштыру проценты якынча 99 процент тәшкил итүе турында горурланып әйтә алабыз. Бу - илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе», - дип өстәде «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов.

Аның сүзләренчә, хәзер Татарстанда газлаштыру өлкәсендә иң мөһиме - республикада актив рәвештә төзелә торган яңа торак комплекслар һәм бистәләр.

Мактаулы кунаклар газ хезмәтендә эшләүчеләрне һәм җирле халыкны сәламләде, шуннан соң яңа бистәгә газ җибәрү хөрмәтенә символик факел кабыздылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot