news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов яңа базарлар табуны һәм финанс дисциплинасын үтәүне таләп итте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында яңа базарлар табарга, җитештерүчеләр белән аерым-аерым эшләргә һәм финанс дисциплинасын үтәргә кирәген искәртте. Утырыш 2023-2025 елларга социаль-икътисади үсеш фаразына багышланган иде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә республиканың Хөкүмәт Йортында узды. Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Татарстан Президенты фикер алышуда видеоэлемтә аша кушылды.

Ел гади булмаса да, тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе темплары, төзелеш күләмнәре – барысы да уңай, бу тенденцияне саклап калырга кирәк, ә бу хәзер җиңел түгел, диде Татарстан Президенты.

Ул ассызыклаганча, бүген логистика, товарлар китереп торуга бәйле зур кыенлыклар бар. «Безгә яңа базарлар табарга, барлык юнәлешләрдә эшләргә кирәк», – ди Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бүген төп бурыч – республика икътисады, ягъни предприятиеләр һәм оешмалар, эре һәм кече бизнес, сәнәгать эшен тәэмин итү. «Без булдырган фараз күрсәткечләре тормышка ашырылырга тиеш», – дип белдерде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot