news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Ялкын» журналы мәдәниятне, туган телне саклау өчен зур өлеш кертә

Рөстәм Миңнеханов: «Ялкын» журналы мәдәниятне, туган телне саклау өчен зур өлеш кертә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ялкын фест» – балачак фестивалендә кунакта булды. Балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә оештырылган әлеге фестиваль «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланды.

Татарстан Рәисен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һ.б. каршы алды һәм мәйданчыклар буйлап экскурсия үткәрделәр.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов «Ялкынлы сәхнә»дә булды. Биредә ул журналның редколлегиясе белән танышты, популяр блогерлар белән аралашты, «Тарих» аллеясендә «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты. Анда балалар өчен чыккан вакытлы басмаларның тарихы, «Ялкын» журналының төрле елларда чыккан тышлыклары, төрле басмалар һәм иллюстрацияләр тәкъдим ителде.

Шулай ук, ул китап ярминкәсен дә карады. Анда төбәк авторларының туган телләрендәге балалар өчен китаплар, альбомнар, открыткалар бар иде. Кече сәхнәдә «СалаваTik» төркеме катнашучыларының бию һәм вокал дәресләрен тыңлады, «Дуслык» паркында аш-су һәм мода остаханәләрен бәяләде, балалар этномаркетын карады һәм төп сәхнәдә әлеге фестивальгә килгән барлык кунакларны сәламләде.

«Хәерле көн, кадерле балалар, бәйрәмебез кунаклары! «Ялкын» журналына быел 100 ел булды. Шушы бәйрәмне оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт! Чын күңелдән барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйм. «Ялкын» журналы безнең мәдәниятебезне, традицияләрне, туган телне саклау өчен зур өлеш кертә. Журнал заман сулышын тоярга һәм ул яшь буынның мәнфәгатьләренә туры килергә тиеш», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов «Ялкын» журналы коллективына Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин әйтүенчә, фестивальдә биш меңнән артык бала катнашкан. «Сүз дә юк, Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан Рәхмәт хатын алу, рәхмәт сүзен ишетү – «Ялкын»ның бүген дөрес юлда баруы, 100 ел дәвамында «Ялкын»ның зур мирасы булуы турында сөйли. «Ялкын» дөрес һәм туры юлда булган, файдалы, кызыклы журнал буларак чыккан. Бүген инде без мультимедия форматында да эшлибез. Максатыбыз – белемгә омтылган, кызыксынучан, татар җанлы, татар рухлы шәхес тәрбияләү», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Фестиваль кунаклары аш-су остаханәләре, блогерлар, этномаркет һәм башка бик күп төрле мәдәни-күңел ачу вакыйгаларында катнашты. «Алдынгылар» мәйданчыгында республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль программасы кысаларында көн дәвамында күпсанлы мәйданчыклар эшләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100