news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Якутскида Федераль Сабантуйда: Безнең тарих бәйләнгән

Рөстәм Миңнеханов Якутскида Федераль Сабантуйда: Безнең тарих бәйләнгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Якутск шәһәрдә XXV Федераль Сабантуй ачылышында катнашты.

«Бәйрәм белән котлыйм! Без бит тугандаш халыклар. Тарихыбыз бәйләнгән. Татарстан, Саха (Якутия) – Россиянең терәге булган төбәкләр. Һичшиксез без барысын да җиңәчәкбез! Чәчәк атыгыз! Бик зур рәхмәт», - дип котлады ул.

Рөстәм Миңнеханов «Туган як» оешмасына «Газель» машинасы ачкычын тапшырды.

Саха (Якутия) Республикасы җитәкчесе Айсен Николаев шулай ук тарихның уртак булуын ассызыклады.

«2022 елда республикабызның 100 еллыгына хөрмәтле дустыбыз Рөстәм Нургали улы килгән иде. Бездәге татарлар Федераль Сабантуйны Якутиядә үткәрергә тели дигән теләкне җиткердем. Ул хуплады. Бу безнең өчен зур хөрмәт!

Безнең халыклар бик якын. Телләр, мәдәниятләр бәйләнеше бар.

Хәзерге вакытта бу элемтә тагын да нык булырга тиеш. Гасырлар дәвамында илебез халклар дуслыгы белән көчле», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot