news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Якутиядә яшәүче татарларны бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутия татарларының «Туган як» татар мәдәнияте үзәге әгъзаларын бүләкләде.

Бүләкләү тантанасы Якутия башкаласында Татарстан сәнгать осталары концертында үтте.

Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүләре өчен үзәкең рәисе Игорь Хәлилов, рәис урынбасары Анатолий Михайлов, үзәк әгъзалары Руслан Исхаков, Равил Садриев, Фларит Хафизов, Таһир Хөснетдиновка Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде.

Шул ук сәхнәдә Саха Якутия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең Рәхмәт хаты ТР Җыр һәм бию ансамбленә тапшырылды. Рәхмәт хатын Саха Якутия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Андрей Тарасенкодан ансамбль директоры Юрий Жуков кабул итеп алды.

Саха Якутиядә Татарстан Республикасы көннәре бара. Ул иртәгә саха халкының милли бәйрәме Ысыах белән төгәлләнә. Ысыах кысаларында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot