news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Якутиядә республикабызны лаеклы күрсәтергә телибез

Рөстәм Миңнеханов: Якутиядә республикабызны лаеклы күрсәтергә телибез
Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутия халкын республиканың 100 еллыгы белән котлады. 

Саха Республикасының Д.К. Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге Опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталарының концерты бара. Тамашачылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Якутия Хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко да бар.

Татарстан Президенты сәхнәгә чыгып тамашачыны сәламләгәндә ике республиканың дус яшәвенә басым ясады, алга таба да яхшы мөнәсәбәтләр булуын теләде. «Безнең уртак якларыбыз бик күп. Бер беребезнең уңышына сөенәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Үткән ел ТАССРның еллыгы уңаеннан Татарстанда Якутия көннәре узган иде. Бүген безнең җавап визиты. Без республикабызны лаеклы күрсәтергә телибез», - диде Президент.

Концерт алдыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан килгән халык һөнәрчелеге күргәзмәсе белән танышты, Биредә Фешин исемендәге Сынлы сәнгать училищесы һәм һөнәрчеләр үз эшләре белән таныштырдылар.

Концертта ТР Җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры сәхнә тота. Концертта Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Илгиз Мөхетдинов, Айдар Сөләйманов, Раяз Фасыйхов һәм башкалар катнаша. 

Якутия Республикасында Татарстан Республикасы көннәре бара. Ул иртәгә Ысыах милли бәйрәме белән төгәлләнә. Ысыах кысаларында Сабантуй бәйрәме дә тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot