news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Хубэй провинциясе Кытай Коммунистлар партиясе секретаре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Хубэй провинциясе Кытай Коммунистлар партиясе секретаре белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хубэй провинциясе Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжунлин әфәнде белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Очрашуда төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм Россия белән Кытай арасында эшлекле элемтәләрне киңәйтү турында фикер алыштылар.

Хубэй провинциясе Кытайның Үзәк өлешендә Янцзы елгасы бассейнында урнашкан һәм мөһим транспорт төене булып тора. Административ яктан ул 12 шәһәр округына һәм бер автономияле округка бүленә. Ухань, Сянъян һәм Ичан аеруча динамик үсеш ала.

Төбәкнең икътисады оптоэлектроникага, автомобиль төзелешенә, сәламәтлек саклауга, заманча химия сәнәгатенә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә таяна. Хубэй шулай ук Кытайның төп инновацион үзәкләренең берсе санала: биредә фәнни-техник инфраструктураның 8 зур объекты, 45 милли лаборатория һәм 547 фәнни-тикшеренү институты урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Кытай багланышларын үстерүгә өлеш кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot