Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Хуҗанд шәһәрендә «Татарстан - Таҗикстан» эшлекле форумында катнашты
Мин биредә әле беренче тапкыр һәм сезнең бай тарихы, мәдәнияте булган, шулай ук зур инвестицион потенциалга ия гүзәл төбәгегез миндә соклану хисләре уятты. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хуҗанд шәһәрендә узган «Татарстан - Таҗикстан» эшлекле форумында шулай дип белдерде.
Ул бу очрашуга кадәр Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән әлеге чараны эшлекле даирәләр катнашында оештыру турында килешүен искәртте. Таҗикстан Президенты билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Согд өлкәсе үзара хезмәттәшлек һәм эшлекле мөнәсәбәтләр өчен яраклы төбәк булырга тиеш, диде ул.
«Мин биредә әле беренче тапкыр һәм сезнең бай тарихы, мәдәнияте булган, шулай ук зур инвестицион потенциалга ия гүзәл төбәгегез миндә соклану хисләре уятты. Хуҗанд -Үзәк Азиянең иң борынгы шәһәрләреннән һәм энҗеләреннән берсе», - дип белдерде Татарстан Рәисе һәм, форсаттан файдаланып, барысын да Ураза бәйрәме һәм Нәүрүз белән котлады.
Аның сүзләренчә, Татарстанда Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында ике республика арасындагы хезмәттәшлекне югары бәялиләр.
«Бүген, турбулент дөнья һәм халыкара мөнәсәбәтләрнең бөтен системасын үзгәртеп кору шартларында, илләребез арасындагы хезмәттәшлекнең кыйммәте һәм актуальлеге тагын да арта. Илләребез җитәкчеләренең даими диалогы һәм үзара сәфәрләр төбәкара дәрәҗәдә эшләү өчен менә дигән шартлар һәм мөмкинлекләр тудыра», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз