Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов хосусый картлар йортларын һәм приютларны контрольгә алырга кушты
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре якын арада хосусый картлар йортларында, приютларда һәм интернатларда торучыларның иминлегенә игътибарны юнәлтергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясендәге чыгышында шундый бурыч йөкләде.
Республика Президенты билгеләп үткәнчә, тәүлек әйләнәсе кешеләр тотылган урыннарда янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгәндә, бүген нигездә дәүләт учреждениеләре җентекле рәвештә күзәтеп торыла. Шул ук вакытта республикада җитди тикшерүләр үткәрелергә тиеш булган хосусый биналар да аз түгел.
«Кемеровода картлар йортында янгын чыккан очракны искә төшерик. Ул вакытта 20 кеше һәлак булды. Ул хосусый милек саналган бина иде. Мондый фаҗига бөтен җирдә кабатлана ала. Минемчә, дәүләт органнарына караган гына түгел, шәхси милек саналган биналар да контрольдә булырга тиеш. Тәкъдимнәр федераль дәрәҗәгә чыгарылырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз