news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов хоккей яраткан балаларны «Ак Барс» өчен җан атарга өндәде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» командасы белән очрашырга теләгән балаларның хыялын тормышка ашырган. Бу хакта балалар «Теләкләр чыршысы» акциясенә хат язып юллаган булган. Бүген алар йомгаклау матбугат конференциясендә видеоэлемтә аша Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде, яраткан спортчыларын әйтеп үттеләр.

«Нәни җанатарларыбыз – балалар, сезгә киңәш бирәсем килә. Хоккейчылар арасында аерым кумирларыгыз да бардыр, ләкин тулаем «Ак Барс» командасы җиңүе өчен җан атарга кирәк. Безгә бераз тырышырга гына кирәк, барысы да әйбәт булыр дип уйлыйм. Сезнең баруыгыз безнең «Ак Барс» командасына көч бирер дип уйлыйм. Бу чемпионатны яхшы уеннар күрсәтеп уздырырбыз, – диде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot