news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов химия буенча Марковников исемендәге премия тапшыру комитетын киңәйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов органик химия өлкәсенә зур өлеш керткән өчен В.В.Марковников исемендәге Халыкара премия тапшыру комитетын киңәйтте. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Составны дүрт кеше тулыландырды, алар – ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Марат Җиһаншин, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе – А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты җитәкчесе Андрей Карасик һәм Россия Фәннәр академиясенең Н.Д.Зелинский исемендәге Органик химия институты директоры вазифаларын башкаручы Александр Терентьев.

Комитеттан Мәгъзүм Сәлахов чыкты (даими нигездә эшләү өчен Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, ТР Фәннәр академиясе президенты вазифасыннан китте).

Искәртеп узабыз, Халыкара премия республикада химия фәнен алга таба үстерү һәм тикшеренүчеләрне бүләкләү максатыннан гамәлгә куелды. Владимир Марковников – Казан химия мәктәбенең күренекле вәкиле, Александр Бутлеровның укучысы, органик кушылма молекулаларында атомнарның үзара йогынтысы турында тәгълимат авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot