news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте

Рөстәм Миңнеханов: Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Химиклар – Татарстанның һәм бөтен Россиянең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Бу хакта, татарстанлыларны Химиклар көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.

«Тармак хезмәткәрләре, ветераннар, яшь профессионаллар һәм галимнәр — республикабыз һәм илебезнең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Авыр һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да саулык-сәламәтлек эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим» - дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Рәисе Түбән Камада булды һәм «Түбән Кама нефть химиясе»нең яңа проектлары белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100