news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшләрен Финансчылар көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финансчы хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хезмәттәшләремне Финансчы көне белән котлыйм! Финанслар министрлыгында эшләү –  минем тормышымның иң катлаулы, әмма кызыклы еллары! Хезмәтегез өчен рәхмәт!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында.

Рөстәм Миңнеханов 1996-1998 елларда Татарстан Республикасы Финанслар министры вазифасын башкарды. Президент әлеге язмасын ул вакытларда төшерелгән тематик фотолар белән чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot