news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан истәлекле чараларны искәртте

Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан истәлекле чараларны искәртте
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә 22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу фаҗигале дата, ул безгә, җиңүчеләр буыны варисларына, ирек һәм тынычлык бәясе турында искәртә. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында истәлекле чаралар узачак», - диде ТР Рәисе.

Миңнеханов 21 һәм 22 июньдә Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов хөрмәтенә уздырылачак «Әлбәдән-2025» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивален аерым билгеләп үтте.

РФ Президенты Владимир Путин карары белән Россиядә 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot