Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов махсус операциядә булган депутат Эдуард Шәрәфиевка Дәүләт бүләге тапшырды
Хәрбиләр «Батырлык ордены», «Батырлык өчен медале», «Фидакяр хезмәте өчен» медальләренә лаек булды.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мактаулы бүләккә лаек булган хәрбиләрне котлады. Тантаналы чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үтте. Рөстәм Миңнеханов махсус операциягә үз теләге белән киткән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.
Шулай ук, «Батырлык ордены»на запастагы ефрейтор Сергей Гугало, «Батырлык өчен» медале белән запастагы кече сержант Рушат Исхаков, запастагы ефрейтор Фларид Мәүлетов, запастагы ефрейтор Дмитрий Орлов лаек булды.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән Татарстан Милли гвардия хезмәткәрләре – полиция өлкән лейтенанты Дмитрий Ильин, полиция өлкән прапорщигы Дмитрий Салюков, полиция өлкән прапорщигы Айдар Хәйретдинов, өлкән прапорщик Николай Гугай бүләкләнде.
Татарстан республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән «Казан Суворов хәрби училищесы»ның укыту курсы тәрбиячесе Петр Дяглюк, Татарстан Хәрби комиссариатында мобилизация ресурсларын планлаштыру һәм әзерләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Ефанов, Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесында медицина хезмәте җитәкчесе Оксана Рябчикова бүләкләнде.
«ТАССРга 100 ел» медаленә Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесының кораллы көчләрдә хәрби-сәяси эш кафедрасы доценты Вадим Бородин һәм Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов лаек булды.
Татарстан Рәисенең Рәхмәт хаты полиция майоры Борис Князевка, полиция кече лейтенанты Марат Фәрхетдиновка, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Михаил Венедиктовка һәм Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесында курсантлар батальоны ротасы командиры, майор Артур Сөнгәтуллинга тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз