news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең яңа партиясен тапшыру хакында сөйләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында махсус хәрби операциядә катнашучыларга шефлык ярдәменең чираттагы партиясен тапшыру хакында сөйләде.

Республика җитәкчесе шул хакта видео урнаштырган. Анда, аерым алганда, «Нива» һәм «УАЗ» автомобильләре, алга таба әлеге машиналарны тапшыру мизгелләре сурәтләнгән.

«Гуманитар ярдәмнең яңа партиясе хәрби частьләргә барып җитте. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү – безнең эшебездә мөһим юнәлеш», - дип искәртте Миңнеханов.

«Предприятиеләргә, оешмаларга, битараф булмаган гражданнарга – алгы сызыктагы солдатларга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт», - дип өстәде ул.

«Егетләребез, горурланабыз! Җиңү белән көтәбез сезне! Ярдәмебез дәвамлы булыр», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100