news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов хәрбиләр өчен мич ясаучы фермерга рәхмәт белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзән районы фермеры Алексей Чигаровка рәхмәт белдерде. Ул Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен буржуйка мичләрен ясый.

«Бүген Яшел Үзән районында яшәүче ир-атка рәхмәт әйттеләр. Фермер буш вакытында кул астындагы әйберләрдән мичләр ясый һәм махсус хәрби операция зонасына егетләргә җибәрә!» - дип язды ТР Президенты Телеграм-каналында һәм фермер белән төшкән фотоны куйды.

 

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

Эчке эшләр министрлыгының элеккеге офицеры, хәзер фермерлык белән шөгыльләнүче Чигаров һәм аның хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү омтылышы турында «Казанские ведомости» газетасы язган иде. Эшмәкәр утын урынына солярка белән эшли торган мичләр җитештерүне җайга салырга һәм кулдан ясалган дизель генераторларын җитештерүне оештырырга тели.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot