news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасыннан видео күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика территориясендә оештырылган хәрби частьләрдә хезмәт итүче хәрбиләрне Яңа ел алдыннан бүләкләү тантанасынннан видео белән уртаклашты.

«Алгы сызыкта аеруча зур уңышларга ирешкән якташларга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләрен тапшырдык», – дип язган Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджерындагы блогында.

«Егетләребез үз бурычларын батырларча үтәвен дәвам итә. Батырларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Исән-сау өйгә кайтуыгызны көтеп калабыз!» – дип өстәгән ТР Рәисе.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot