news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ханой шәһәре Халык комитеты рәисе урынбасары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Ханой шәһәре Халык комитеты рәисе урынбасары белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ханой шәһәре Халык комитеты рәисе урынбасары Нгуен Мань Куйен белән очрашты. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Безнең сәфәрнең максаты – Вьетнам дәүләте һәм Ханой шәһәре белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү», - диде республика җитәкчесе очрашуда.

Ул искәртеп үткәнчә, Татарстанның Вьетнам партнерлары белән хезмәттәшлек итүдә яхшы тәҗрибәсе бар. Республиканың зур предприятиеләрендә хезмәттәшлекнең бай тарихы формалашкан. Рөстәм Миңнеханов башкарыла торган эшнең әлегә сәүдә-икътисади, инвестицион хезмәттәшлекнең бөтен потенциалын чагылдырмавын әйтте.

Нгуен Мань Куйен, үз чиратында, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксынуын билгеләп үтте. Аерым алганда, Ханой шәһәренә каланы төзекләндерү, җәмәгать транспортын оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу кызыклы.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар эшче төркем формалаштыру турында килеште.

ТР Рәисе матбугат хезмәте фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot