Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Халыктан кире элемтә алырга кирәк
Муниципалитетларның вәкиллекле органнары хисап сессияләре һәм гражданнар җыеннары барышында җирле халыктан кире элемтә алырга кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендәбелдерде. Чараның видеоязмасын ТР Рәисе матбугат хезмәте урнаштырды.
Миңнеханов республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук федераль хакимият органнары бүлекчәләре коллегияләренең йомгаклау утырышлары графиклары әзер, дип билгеләп үтте. ТР Рәисе үзенең администрациясенә муниципаль берәмлекләр белән бергә җирле советларның хисап сессияләре графикларын формалаштырырга кушты.
Моннан тыш, республикасы Рәисе сүзләренчә, урыннарда гражданнар җыеннары үткәреләчәк. Анда, хисап сессияләрендәге кебек үк, республика хакимияте вәкилләре актив катнашырга тиеш.
«Урыннарда булган мәсьәләләр белән танышу мөһим. Әлбәттә, бу махсус хәрби операция, катнашучылар, гаиләләр белән бәйле сораулар булачак. Муниципалитетларда эш лаеклы дәрәҗәдә оештырылырга тиеш», - дипигътибар итте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ул ассызыклаганча, «министрлыклар һәм ведомстволар коллегияләре, җирле советларның хисап утырышлары кысаларында икътисад, социаль өлкә тармакларында һәм конкрет территорияләрдә эшләр ничегрәк баркына объектив, критик бәя бирергә кирәк».
«Әйе, күп эш эшләнде, ләкин үзебезне мәктәп кына утырырга ярамый. Проблемаларны яшерергә кирәкми! Ничек бар шулай әйтергә кирәк. Бездә бик күп [республика] программалары бар», - дип өстәде төбәк җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов гражданнарга гамәлгә ашырыла торган республика программалары турында мәгълүмат бирергә һәм кире элемтә алырга кирәк, дип билгеләп үтте.
«Әйткәнемчә, кире элемтә булырга тиеш. Никадәр яхшырак һәм күбрәк эшләсәк, кешеләрнең өметләре дә шулкадәр зуррак булачак. Моны аңларга кирәк, бу – безнең эшебез. Халыкның таләпләренә җавап бирергә кирәк», - дипйомгаклады сүзең Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз