news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Халыкның прокурорларга ышанычы югары дәрәҗәдә кала

Рөстәм Миңнеханов: Халыкның прокурорларга ышанычы югары дәрәҗәдә кала
ТР Президенты матбугат хезмәте

Бүген Казанда күзәтчелек ведомствосының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренчә, 2022 елда Татарстан Прокуратурасы моңарчы күрелмәгән социаль-икътисади һәм сәяси чакырулар шартларында эшләвен дәвам иткән.

«Моңарчы күрелмәгән санкцияләр шартларында гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен, җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауга аерым игътибар бирелде. Җәмгыять бездән актуаль проблемаларны хәл итүдә реаль хокукый яклау һәм ярдәм көтә. Без алдыбызга куелган барлык дәүләт бурычларын хәл итәргә тиеш», – дип ассызыклады республика күзәтчелек ведомствосы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган елгы чакырулар җәмгыятьне һәм дәүләтне яклауга юнәлдерелгән көчләрне берләштерүне таләп итте. Килеп туган шартларда Татарстан Республикасы Прокуратурасы үзенә йөкләнгән бурычларны югары дәрәҗәдә башкарды.

Ул халыкның прокурорларга ышанычының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Узган елда республика прокуратурасы органнарына 100 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, аларны карап тикшергәндә 12 меңнән артык хокук бозу ачыкланган. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны җентекләп күзәтеп баруның мөһимлеген билгеләп үтте. «Аларны гамәлгә ашыру – беренче чиратта республикада тотрыклылыкны саклау, инвестицион җәлеп итүчәнлекне үстерү, яңа эш урыннары. Финанс чараларын урлау яки максатсыз куллану, шулай ук бу өлкәдәге коррупция күренешләре абруй ягыннан югалтуларга китерергә мөмкин», - ди ул.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов алдынгы Прокурор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин үз чыгышында шулай ук республика өчен актуаль проблемаларны билгеләде һәм прокурорлар алдына аларны хәл итү буенча бурычлар куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100