Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов халыкны төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә катнашырга чакырды
Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен ел саен үткәрелә торган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 21 апрельдә башлана. Тавыш бирү турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын тавыш бирүгә активрак кушылырга өндәде. Аның фикеренчә, гражданнарның парклар, скверлар һәм башка территорияләрне сайлауга турыдан-туры йогынты ясау мөмкинлеге бар: бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша алар беренче чиратта кайсы объектларны яңартуга мохтаҗ булуын билгели алачак. Ул шулай ук халыкка тавыш бирү барышы турында киң мәгълүмат бирүне оештырырга кушты.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр иткәнчә, тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр узачак. Анда республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 178 территория катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз