news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне һәм Конституция көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне һәм Конституция көне белән котлады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Россиядә зур дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Татарстан һәм республикада яшәүчеләр өчен әһәмиятле икенче бәйрәм датасы – ТР Конституциясе көне, республика халкы аны 6 ноябрьдә бәйрәм итәчәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әлеге бәйрәмнәрнең тарихтагы һәм бүгенге көндәге әһәмияте турында искәртте.

«Бүген илебездә зур дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта – Россиягә басым арткан шартларда – ул аеруча актуаль», - дип искәртте Миңнеханов.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, Россиядә яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре туган ил сагына басты. 190нан артык милләт вәкиле гомер иткән илебез геройларын ярдәменнән ташламый.

«Республикабыз Ватанны саклау, Россия дәүләтчелеген, суверенитетын һәм илнең бердәмлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулык үрнәге булып тора», - диде республика җитәкчесе.

Ул 6 ноябрьдә Татарстан һәм анда яшәүчеләр өчен әһәмиятле тагын бер дата – республика Конституциясе көне билгеләп үтелүен искәртте.

«Төп закон ил үзгәрешләр алдында торган вакытта республикадагы күпмилләтле халыкның ихтыярын, аның тотрыклылыкны саклауга омтылышын белдерү чарасына әверелде. Бүгенге көндә Конституция Татарстанның алдагы уңышлы социаль-икътисади үсеше өчен нигез, кеше һәм гражданинның хокукларын, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау гаранты булып тора», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

  • Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин татарстанлыларны һәм республика җитәкчесен Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. «Россиянең бөек тарихы, куәте, дәрәҗәсе һәм дәүләтчелеге ата-бабаларыбызның күпләгән буыны, аларның ныклыгы һәм батырлыгы, фидакяр хезмәте белән барлыкка килгән», - диелә телеграммада.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100