news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлап, халыкка мөрәҗәгать итте

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлап, халыкка мөрәҗәгать итте
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде.

«Сезне уртак бәйрәмебез – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Илебез тарихында бу көн чын мәгънәсендә күпмилләтле Россия халкының ихтыяр көче һәм бердәмлеге чагылышына әйләнде.

Күп гасырлар элек ополчение сафларында, туган җиребезнең азатлыгын саклар өчен, төрле милләт һәм катлау вәкилләре иңгә-иң торып дошманга каршы күтәрелде.

Бүген дә, махсус хәрби операция шартларында, без гаделлекне һәм тарихи дөреслекне бергәләп яклыйбыз, неонацизмга катгый каршылык күрсәтәбез.

Буыннан-буынга тапшырыла килгән рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугрылык һәм ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам йөрәкләребезгә көч-куәт бирә. Без Җиңүгә ышанабыз!

Барлык халыклар һәм диннәр вәкилләре арасындагы үзара дуслыкка һәм ихтирамга нигезләнгән багланышлар илдәге тотрыклылыкның, милләтара һәм динара татулыкның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Татарстан шуңа да һәрчак гражданнарның бердәмлеге, туган телләрне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятләрне саклау һәм үстерү үрнәге булып тора, Россияне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә.

Ихлас күңелдән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим», – диелә мөрәҗәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot