news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Халыкара мөнәсәбәтләрнең киләчәге күп яктан дипломатларга бәйле

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган V Яшь дипломатлар глобаль форумында катнашучыларны сәламләде. Аның фикеренчә, халыкара мөнәсәбәтләрнең киләчәге күпмедер дәрәҗәдә нәкъ менә дипломатларга бәйле.

«Халыкара мөнәсәбәтләрнең киләчәге өчен җаваплылык күп яктан дипломатлар җилкәсенә төшә. Эшнең уңышлы нәтиҗәләре сезнең гомуми әзерлеккә, билгеләнгән элемтәләргә һәм үзара файдалы шартлар эзләүгә бәйле. Бу контекстта сезнең һөнәри үсешегез өчен горизонталь дипломатия концепциясенә таяна торган мондый диалог мәйданчыкларының әһәмияте бәяләп бетергесез», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты форумда катнашучыларга.

Миңнеханов яшь дипломатларга форумны конструктив рәвештә үткәрүне, шулай ук файдалы элемтәләр урнаштыруны, ә буш вакытта Татарстанның бай мәдәни-тарихи мирасы белән танышуларын теләде.

Казанда узучы форумга 50 илдән йөздән артык делегат килде. Алар, цифрлаштыру һәм киберкуркынычсызлыкны да кертеп, бүген аеруча актуаль булган мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

Яшь дипломатларны берләштерүгә юнәлдерелгән резолюция форумның нәтиҗәсе булачак, дип хәбәр итте РФ Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков.

«Мондый аудитория җыя алуыбызга бик тә шатмын. Әлеге өч көн бай, нәтиҗәле булачак һәм безгә конкрет нәтиҗә бирәчәк. Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итәргә ниятлибез. Аның асылы бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итү чарасы буларак дипломатиянең роленә басым ясаудан гыйбарәт», - дип белдерде ул.

Яшь дипломатлар форумы иртәгә Казанда ачылачак Глобаль яшьләр саммиты кысаларында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot