news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Халыкара инвестиция форумында Захер Әл Катарнех белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Халыкара инвестиция форумында Захер Әл Катарнех белән очрашты
Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форум кырларында Иордания Инвестицияләр министрлыгының генераль секретаре Захер Әл Катарнех белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан, Россиянең алга киткән төбәкләренең берсе буларак, Иордания белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә тели», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә Татарстан белән Иордания арасында товар әйләнеше зур түгел, барлыгы 113 мең доллар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, якларның хезмәттәшлек өчен потенциалы бик зур.

Генераль секретарь Рәисне хуплады, Иордания базары республикага бик кызыклы булырга мөмкин, дип ассызыклады. «Сезнең белән шәхсән очрашу минем өчен зур мәртәбә. Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бик күп. Иордания базары файдалы булырга мөмкин - бездә ирекле сәүдә турында килешүләр күп», - дип билгеләде Генсек.

Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде һәм мөмкинлекләр белән танышу өчен эшлекле даирәләрнең визитын оештырырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100