Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрергә кушты
1–10 декабрь көннәрендә республикада 3 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы узачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә искәртте.
Аның сүзләренчә, әлеге чара җәмгыятьнең киң катламын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү мөмкинлеге бирә.
Рәис республиканың министрлык һәм ведомстволарына, муниципаль берәмлекләр һәм предприятиеләр җитәкчеләренә мәдәни чаралар, хәйрия акцияләре оештырырга кушты, шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эшне көчәйтергә күрсәтмә бирде. Махсус хәрби операциядә катнашкан инвалидлык төркеме булган хәрбиләргә аерым игътибар биреләчәк.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов үтемле мохит тәэмин итү юнәлешендәге эшне дәвам итү әһәмиятен билгеләп үтте: иң беренче чиратта социаль объектлар, җәмәгать урыннары һәм торак фонды мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз