news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Wildberries генераль директоры Татьяна Ким белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Wildberries генераль директоры Татьяна Ким белән очрашты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Wildberries генераль директоры Татьяна Ким белән очрашты. Әңгәмә «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге II форумы кысаларында узды, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Яклар компаниянең Татарстан территориясендә гамәлгә ашырылучы проектлары турында сөйләште.

Хәзерге вакытта маркетплейста 2,7 меңнән артык Татарстан сатучысы теркәлгән. Төбәк сатулар суммасы буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора. Бу елның ун аенда күрсәткеч 71 миллиард сумны тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot