news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Вячеслав Шпорт белән Татарстан сәнәгатен үстерү хакында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт белән очрашты.

Чара бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ачылган Татарстан машина төзелеше форумы кысаларында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов һәм Шпорт Татарстанның сәнәгать тармагы үсеше, шулай ук импортны алыштыру өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру һәм аларның перспективалары хакында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot