Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов волонтерлык, патриотлык эшендә актив хатын-кызларны бүләкли
Бу минутларда Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә юнәлдерелгән волонтерлык, хәйриячелек хәрәкәтендә, патриотик эшчәнлектә актив катнашучы хатын-кызларга дәүләт бүләкләре тапшыра.
«Хезмәтегез, энергиягез өчен рәхмәт. Бүген биредә фидакарь хезмәте сокландыргыч хатын-кызлар җыелган. Сезнең миһербанлыгыгыз безне рухландыра. Сез алгы сызыкта хәрби бурычларны үтисез, хәрби хезмәткәрләргә медицина һәм башка күптөрле ярдәм күрсәтәсез. Ватанны саклаучы миссиясен үтәгәнегез өчен рәхмәт сезгә!» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул күпләрнең уллары, ирләре, туганнары хәрби операциядә катнашуын искәртте. «Сезнең йөрәк җылысы безнең егетләргә төп терәк булып тора, җиңүгә ышанычны арттыра. Безнең хәрбиләр - яңа заман геройлары, алар Россия Президенты Владимир Путин командованиесендә хәрби бурычын батырларча үти», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул тантанага җыелган хатын-кызлар волонтерлык хәрәкәте аша эчкерсез хезмәт башкаруын билгеләп узды.
Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга саулык-сәламәтлек, иминлек теләде. «Игелекле йөрәгегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!» - дип тәмамлады чыгышын.
Бүләкләнүчеләр арасында «Татмедиа» АҖ филиалы «Хезмәт даны» газетасы баш редакторы урынбасары Лилия Нургалиева, «Ватан Сакчылары» дәүләт фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Казанның 7 нче хастаханәсендә Ревматология үзәге җитәкчесе, күренекле табиб Равия Мухина һәм башкалар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз