news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашуында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашуында катнашты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә уза торган БРИКС саммитында Россия һәм Төркия Президентлары Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашуында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре республикага 2 млрд долларга якын инвестиция керткән. Алар тарафыннан берничә заманча завод һәм кунакханә төзелгән. Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2,5 тапкырга арткан һәм 2,9 млрд долларга җиткән», – диелә хәбәрдә.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100