Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Владимир өлкәсе губернаторы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владимир өлкәсе губернаторы Александр Авдеев белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Очрашуда сәүдә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм гуманитар өлкәдә төбәкара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Татарстан һәм Владимир өлкәсе 2021 елда имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында хезмәттәшлек итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәкләр арасында товар әйләнеше 23,1 млрд сум тәшкил иткән.
Татарстан Владимир өлкәсенә нефть продуктлары, медицина җиһазлары, автомобильләр, резина-техник эшләнмәләр һәм тукымалар җибәрә. Владимир өлкәсеннән азык-төлек товарлары, көнкүреш техникасы, җиңел сәнәгать продукциясе һәм зәркән әйберләре килә.
Алга таба хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре дип машина төзелешен, үзара азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүне һәм авыл хуҗалыгын атадылар.
«Татарстан сәнәгать өчен кадрлар әзерләү, цифрлаштыру, уңайлы шәһәр мохите булдыру, туристлык кластерын үстерү буенча тупланган тәҗрибәне тапшырырга әзер», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз