Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Виталий Копылов бюстына чәчәкләр салды
Бүген, Россия көнендә, Казанда 20 елдан артык Казан авиация заводын җитәкләгән Виталий Копыловның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Предприятиенең легендар директорының бюстына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды.
«Иң беренче чиратта сезне Россия көне белән котлыйм. Бу бәйрәм халкыбызның бердәмлеген һәм үз хезмәте белән илнең икътисади һәм оборона куәтен ныгыткан кешеләр өчен горурлыгыбызны символлаштыра. Шундый кешеләрнең берсе – гади крестьян гаиләсендә туган Виталий Егорович Копылов. Ул тырышлыгы, белеме һәм көчле холкы ярдәмендә илнең иң зур авиация заводларын җитәкләде», – дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов катнашучыларга.
Чәчәкләр салу тантанасында Казан авиация заводының элеккеге директорының улы Константин Копылов та катнашты. Ул әтисен таләпчән прагматик һәм бик гадел, намуслы кеше буларак искә алды.
Тантана легендар җитәкченең бюстына кызыл розалар салу белән тәмамланды.
Чарада Казан мэры Илсур Метшин, «Туполев» АҖ идарәче директоры Юрий Абросимов, идарәче директорның беренче урынбасары – «Туполев» АҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Зөфәр Миргалимов, предприятиенең ветераннар советы рәисе Оксана Василюк катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз