Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов винтаж «Волга» машинасына утырып йөреп карады
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны винтаж «Волга» машинасында күрсәтте. Бу видеоны ул телеграм-каналына куйды.
Видеода Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, генерал-лейтенант Әсгать Сәфәров эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен тантаналы котлаганнан соң милиция «Волга»сын карадылар, аннары шуңа утырып киттеләр. Өстәвенә, Миңнеханов машина йөртүче урынына утырды.
«Кем икәнен белмим, әмма машина йөртүчесе Миңнеханов», – дип яза Галимова.
Видео: Лилия Галимованың Telegram-каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз