news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Винера Ганиеваның «Җиңү килә» җырына төшерелгән клипны күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның «Җиңү килә» җырына төшерелгән клип белән уртаклашты. Ролик республика җитәкчесенең телеграм-каналында чыкты.

«Танылган җырчыбыз Винера Ганеева егетләребез батырлыгына багышлап җыр чыгарды. Сезнең белән уртаклашам, дуслар.

Хәрбиләребезнең кыюлыгы һәм батырлыгы белән горурланабыз! Җиңү безнең якта булачак!» - дип язган Миңнеханов.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына багышланган җыр 2024 елның октябрендә чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot