news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисади форумы ачылышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисади форумы ачылышында катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисади форумын рәсми ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Чарада Россия ягын РФ вице-премьеры Алексей Оверчук тәкъдим итә.

Форумга якынча 1,5 мең катнашучы килгән. Чара нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 250 млн доллардан артык булган килешүләр имзаланыр дип көтелә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә булды, Россиядә һәм Кыргызстанда җитештерелә торган продукция белән танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot