news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга чиксез кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүгә һәм республикада истәлекле чаралар оештыруга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирде.

Ул ветераннарга аерым игътибар бирергә өндәде һәм аларга «чиксез кайгыртучанлык, игътибар» күрсәтелергә тиешлеген искәртте. Шулай ук Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгына багышланган массакүләм чараларда иминлекне тәэмин итәргә кушты.

«Моннан тыш, муниципаль берәмлек тарафыннан хәрбиләрнең каберләрен һәм алар җирләнгән урыннарны даими контрольгә алырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы темасын гаммәви мәгълүмат чараларында яктыртуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм ветераннар, аларның язмышлары һәм сугышчан юллары турында мөмкин кадәр киңрәк сөйләргә кушты.

«Бездә архив материаллары күп, әмма аларны өлкән буыннар да сирәк күрә», - диде ул.

Моннан тыш, барлык дәүләт хакимияте органнарына һәм муниципалитетларга Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының чараларда актив катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге уңайдан Россия Герое Дамир Гыйлемхановка бюст ачуны мисал итеп китерде, аны бүген Казанның Идел буе районындагы 42нче мәктәп территориясендә урнаштырдылар. Рәис шулай ук, яңа мемориаллар урнаштыруны да кертеп, алдагы инициативаларны да игълан итте.

«Республикада мондый чаралар күп һәм алар барысы да югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш», - дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot