news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга: Безнең бурычыбыз - яшь буынны сезнең үрнәктә тәрбияләү

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә республика районнарыннан җыелган сугыш һәм тыл ветераннарын котлады. «Безнең бурычыбыз - яшь буынны сезнең үрнәктә тәрбияләү», диде ул аларга мөрәҗәгать итеп.

«Җиңү көне — һәрберебез өчен изге бәйрәм. Илебез тарихындагы иң истәлекле вакыйга. Күп милләтле халык батырлыгына мәңгелек дан һәм чиксез хөрмәт! Бу халкыбызның дан, горурлык һәм авыр хәсрәт көне. Вакыт үткән саен Бөек Җиңүнең тарихи мәгънәсе ачыграк күренә», – диде Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән. Ул сугыш кырларында батырларча һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

«Бөек җиңүгә сәнәгать предприятиеләре дә үз өлешен кертте. Алар өзексез эшчәнлек алып барды. Хәзерге вакытта республиканың 22 оешмасы «Хезмәт батырлыгы предприятиесе.1941-1945 еллар» исемен йөртә. Бүген тагын ике предприятиегә әлеге данлыклы исем тапшырылачак», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов тантаналы кичә барышында «Радиоприбор» акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстанның агач эшкәртү комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләренә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе.1941-1945 еллар» исеме билгесен тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе үткән ел һәлак булган Россия герое Владимир Козинның тол калган хатынына «Алтын йолдыз» медален тапшырды.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән тыл ветераннары Капитолина Винокурова, Елизавета Ефимова, Ольга Костюхина, Азат Мөхетдинов һәм Анастасия Полевова бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән подполковник Тимур Хәбибуллин, кече сержант Андрей Кондеев, лейтенант Антон Вяткин һәм ефрейтор Рөстәм Гамбаров бүләкләнде.

Тантаналы кичәнең икенче өлеше концерт номерлары белән дәвам итте. Концерт программасының иң күңелгә үтеп керердәй номерлары – ветераннарның үз чыгышлары булды. Тамашачы алдында концлагерь газапларын күргән Вера Бакаева һәм башка тыл ветераннары чыгыш ясады.

Ветераннар алдында татар җырчыларыннан Зәйнәп Фәрхетдинова, Эльмира Кәлимуллин, Раяз Фасыйхов, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар чыгыш ясады.

Театр холлында архив документларыннан күргәзмә оештырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100